Ветераннар белән очрашу ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевның административ бина фойесында куелган бюстына чәчәк салудан башланды, анда министрлыкның барлык белгечләре дә катнашты.
Ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көнендә ветераннарга хөрмәт белдереп, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров аларны бәйрәм кичәсенә чакырды. Чәй табынында исә аларның яшәү шартлары белән кызыксынды. “Бу табынга тормыш сынауларында чыныккан, эш сөючән, урман хуҗалыгына һәм үз гаиләләренә турылыклы кешеләр җыелган”, – дип белдерде. Ветераннарга сәламәтлек, иминлек, игътибар теләде, бүләкләр тапшырды.
Очрашуны Министрлык белгече Илмир Мәснәвиев һәм КДАУ урман факультеты студенты Фәннүр Фатыйхов катнашындагы бәйрәм концерты да бизәде.