Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институтының эшчәнлеге урманнарны зурайту, саклау, урман экономикасы һәм урман хуҗалыгын оештыру буенча көнүзәк фәнни проблемаларны чишү белән бәйләнгән.
Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә институт юбилеена багышланган “Урман хуҗалыгында фәнни-инновацион алымнар һәм технологияләр” конференциясе ачылды. Анда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы вәкилләре, урман хуҗалыгы департаментлары башлыклары, галимнәр чыгыш ясаячак. Татарстаннан конференциядә урманнарны яңадан торгызу бүлегенең җитәкче киңәшчесе Тимур Галиев “ТР урман хуҗалыгын инновацион үстерү нәтиҗәләре” дигән доклад белән катнаша.