Татарстан урманчылыклары «Урманчылар ишек ача» бөтенроссия акциясендә катнашты

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең, урман үстерүчеләрнең һәм урман белгечләренең эше белән теләгән һәр кеше таныша алды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, уку йортларында укучылар, студентлар өчен урман питомникларына, янгын-химия станцияләренә экскурсияләр, илебез урманнарын саклау һәм үстерү буенча көндәлек эш башкаручы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән танышу оештырылды.

Акциягә халыкны Норлат, Идел буе, Лаеш, Түбән Кама урманчылыклары эшчәннәре аеруча актив җәлеп иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International