Тәтеш шәһәренең “Әкият” комбинацияле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Озын Алан” тыюлыгында кунакта булдылар. Тыюлык белгечләре балалар белән “Кешеләр, планетаны саклыйк, ул матур булсын!” дигән темага әңгәмә һәм викторина үткәрде. Балалар тыюлык территориясендә очрый торган җәнлекләр һәм үсемлекләр турында, Татарстанның Кызыл китабы турында кызыксынып тыңладылар, аннары сорауларга җавап бирделәр.
Аеруча актив балаларга табигать саклау темасына сувенирлар бүләк ителде. Очрашу азагында тыюлыкның экологик сукмагы буйлап экскурсия үткәрелде.