Бу көнне агач утыртырга республиканың барлык министрлыкларында, дәүләт оешмаларында, муниципаль берәмлекләрендә эшләүчеләр, уку йортларында укучылар чыкты. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында беренчел нәтиҗәләр ясала.
Бу акция 2011 елдан алып Министрлык башлангычы белән һәм Татарстан Министрлар Кабинеты карарына ярашлы рәвештә үткәрелә.
Акциянең максаты – республиканың урман ресурсларын яңарту һәм арттыру, гражданнарда урманнарга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аларны саклау проблемаларына юнәлтү.
Быел язгы Агач утырту көне 26 апрельдә уздырылган иде, анда Татарстанның 43 районыннан 700 меңнән артык кеше, шул исәптән урман хуҗалыгында эшләүче 1700 кеше катнашты, 400 гектарда (шул исәптән 38.7 га дәүләти урман фондында, 384.2 га башка категорияле җирләрдә – урман бакчаларында, истәлек аллеяларында) 3.5 млн.нан артык үсенте утыртылды.
Акцияләр үткәрелгән 4 елда 1870.2 га җиргә 8.6 млн үсенте утыртылган, 772 000 кеше катнашкан. (2011 елда – 342.5 га, 900 мен үсенте, 15014 кеше катнашкан; 2012 елда – 374 га, 1.51 млн үсенте, 16 397 кеше; 2013 елда – 462.8 га, 2.7 млн үсенте, 35 меңнән артык кеше; 2014 елның язында – 422.9 га, 3.5 млн үсенте.)