Татарстанда Бөтенроссия Агач утырту көнендә 350 меңнән артык кеше катнашты

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында “Яшә, урман!” акциясенә йомгак ясалды. 11 октябрьдә республика территориясендә 380 гектардан артык мәйданда төрле ассортименттагы 3.5 млн үсенте утыртылган. Бу – беренчел белешмәләр, чөнки “Агач утырту көне” быел 20 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Быел язгы-көзге “Агач утырту көннәрендә” республикада 1.35 млн кеше катнашкан, 7 млн.нан артык утырту материалы кулланылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International