«Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсында беренче тапкыр Татарстан вәкиле – Норлат шәһәре педагогы Алла Головенькина үзенең мәктәп урманчылыгы проекты белән абсолют җиңүче булды

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Дәүләти Кремль сараенда 25нче “Россиянең 2014 ел укытучысы” конкурсын йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Быел анда катнашуга илнең 82 иң яхшы педагогы гариза биргән иде. Алла Головенькина Норлат урманчылыгының мәктәп урманчылыгы эше турындагы, күренекле педагог Татьяна Ивановна Чибидина белән берлектә әзерләгән материалларын тәкъдим итте. Шул Татарстан проекты иң яхшы дип танылды, һәм Алла Николаевнаны Мәскәүгә чираттагы турга чакырдылар. Россиянең барлык почмакларыннан килгән 15 финалчы башкала мәктәпләрендә мактаулы дәрәҗә өчен көрәшне дәвам итте. Ачык дәресләр, мастер-класслар һәм гомуми белем бирү проектларын презентацияләү йомгаклары буенча биш җиңүче ачыкланды.

Конкурсның финалчыларын һәм абсолют җиңүчесен М.В.Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий җитәкләгән компетентлы жюри билгеләде. “Россиянең 2014 ел укытучысы” дәрәҗәсенә һәм төп призга – бәллүр зур пеликан сынына Татарстан Республикасы Норлат шәһәре 1нче урта мәктәбенең биология укытучысы Алла Головенькина ия булды. Конкурс кагыйдәләре буенча, “Ел укытучысы” бер елга Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International