Татарстанлы Александр Чибидин – «Яңа караш» V бөтенроссия социаль реклама конкурсында җиңүчеләр арасында

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Дәүләт Думасында V юбилейлы “Яңа караш” бөтенроссия социаль реклама конкурсы җиңүчеләрен һәм финалчыларын бүләкләү тантанасы булып узды. Махсус призлар һәм бүләкләр социаль плакатлар һәм видеороликлар конкурсында “Табигатьне сакла”, “Гаилә кыйммәтләре”, “Яшәү куркынычсызлыгы”, “Тигез мөмкинлекләр дөньясы”, “Мәдәниятебез”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Көчләүгә каршы”, “Спорт”, “Мин Россияне яратам” номинацияләре буенча җиңгән йөздән артык кешегә бирелде.

Җиңүчеләр арасында – Норлат мәктәп урманчылыгында тәрбияләнгән, “Җир проекты” (Бразилия) халыкара конкурсында җиңеп чыккан, хәзер Санкт-Петербург урман-техник университетында укучы Александр Чибидин да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International