«Яшә, урман!» бөтенроссия акциясе кысаларында агач утыртуга ТР Кама Тамагы районының социаль хезмәткәрләре дә кушылды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Укытучылар, китапханәчеләр, клуб хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары “Озын Алан” табигать тыюлыгы территориясендә “Мәктәп балаларына һәм яшьләргә экологик тәрбия бирү” темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. Кунаклар өчен тыюлык буйлап экскурсия һәм чишмә суына дару үләннәре кушып әзерләнгән чәй эчү дә оештырылды. Очрашу “Агач утырту көне” республика акциясенә багышлап тыюлык территориясендә яшь чыршылар утырту белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International