Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре көче белән вокзал яны мәйданында гына да 2 гектарда 300 ылыслы агач утыртылды.
Акциягә 2нче мәктәп укучылары да актив кушылды. Мәктәп бакчасында 30 миләш, 20 каен һәм 5 нарат утыртылды. Яшь үсентеләргә уңайлы урыннарны балалар, педагоглар белән бергә, бик мавыгып сайладылар.
“Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе урынбасары Владимир Ишморатов агач утырту технологиясе буенча инструктаж үткәрде. Киләсе елның җәендә һәм көзендә агачларның тернәкләнеше бәяләнәчәк. Мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин: “Без табигатьне, шәһәребезне, районыбызны яратабыз, үзебезгә һәм балаларыбызга суларга саф һава булуын телибез. Бу акция – җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Һәм без бүген монда җыелып, шатланып яңа үсентеләр утыртабыз”, – дип белдерде.
Яшелләндерү көнендә мәктәп бакчасында утыртылган үсентеләр, әлбәттә, мәктәпне ел буенча бизәп торырлар.
Азакта балалар агачларга бәхет тасмалары урадылар.
Мәктәп администрациясе “Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе Афанасий Даниловка үсентеләр биргәне өчен рәхмәт белдерде.