ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров Татарстан Республикасының атказанган урманчысы, Лубян урман-техник колледжы директоры Мулланур Зәки улы Гобәйдуллинның туганнарының кайгысын уртаклашты

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

Мулланур Зәки улы Гобәйдуллин 21 октябрьдә вафат булды. Лубян урман хуҗалыгы техникумында ул агач әзерләү мастерыннан башлап утыз елдан артык эшләде, урман хуҗалыгы техникумы директоры итеп 2004 елда билгеләнде. 2010 елда күпьеллык хезмәтләре һәм ТР урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен аңа “Татарстанның атказанган урманчысы” дәрәҗәсе бирелде.

М.З.Гобәйдуллин җитәкләгән чорда Лубян урман-техник колледжы Россия Федерациясенең иң яхшы профильле уку йортларының берсе дип танылды, колледж командасы, аның укытучылары һәм студентлары урман профильле уку йортларының бөтенроссия ярышларында күп тапкырлар җиңүче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International