«Лесдревмаш-2014» күргәзмәсендә Россиянең 18 төбәге урманнардан тотрыклы файдалану казанышларын күрсәтә

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Бу күргәзмә беренче тапкыр 40 ел элек ачылган иде. Юбилейлы “Лесдревмаш”та 500дән артык компания һәм урманчылык тармагы катнаша.

Күргәзмәнең традицион “Россия төбәкләре – урман комплексын үстерү приоритетлары” бүлегендә Россиянең 18 төбәгенең, шул исәптән Татарстанның урман секторын үстерү программалары һәм инвестицион проектлары тәкъдим ителә. Экспозицияләре булган бүтән төбәкләр – Алтай крае, Архангельск, Белгород, Брянск, Вологда, Киров, Мәскәү, Новгород, Рязань, Тверь өлкәләре; Кабарда-Балкар республикасы, Коми республикасы, Красноярск крае, Пермь крае, Ханты-Манси АО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International