Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы «Лесдревмаш -2014» 15нче халыкара юбилей күргәзмәсенең Дипломы белән бүләкләнде

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Мәскәүдә, Кызыл Пресняда 20-23 октябрьдә үткәрелгән чара Европа, Америка, Азия, Россия бизнес предприятиеләренең 400дән артык вәкилен берләштерде. Татарстан Республикасы экспозициясендә хәзерге заманда урман хуҗалыгы комплексын үстерүнең төп юнәлешләре – урманнарны янгыннан саклау, республиканың урман байлыкларына ихтыяҗын исәпкә алып яңадан торгызу, агач әзерләү һәм эшкәртү күрсәтелде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән экспозициянең беренче эш көнендә аны РФ табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской һәм Рослесхоз җитәкчеләре карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International