Республика урманчылары питомниклардагы сезонлы эшләрне тәмамлый

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Көз үтеп бара. Әлегә сезонның ахыр нәтиҗәләре ясалмаган, әммә бүген үк инде шуны әйтергә мөмкин, – республика урман хуҗалыкларын үз утырту материаллары белән тәэмин итү өчен 55 урман питомнигында 70 миллионнан артык үсенте, Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системалы 12 миллион үсенте үстерелгән.

Шулкадәр утырту материалы 2015 елда урман фондында, саклау полосаларында, авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм бүтән категорияле җирләрдә урман культуралары утырту өчен җитәрлек. Төп урман агачы токымнарыннан тыш, урман питомникларында декоратив агач-куак токымнарының 80нән артык төре үстерелгән, бу исә Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән киләсе елда шәһәр һәм районнарны яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләренә яхшы башлангыч булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International