2014 елның 27 октябрендә Дмитрий Медведев Валентик Иван Владимировичны Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләү турындагы карарга кул куйды.
Моңарчы И.Валентик Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт политикасы һәм көйләүләре департаментын җитәкләде.
Иван Владимирович Валентик 1976 елның 22 июлендә туган.
2011 елның ноябреннән 2014 елның февраленә кадәр И.Валентик Дәүләти урман контроле һәм урманнарда янгын күзәтчелеге, Рослесхозның урман мөнәсәбәтләрендә Россия Федерациясе субъектларына бирелгән вәкаләтләренең үтәлешенә контроль идарәсе башлыгы вазифасын биләп торды.
Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров И.В.Валентикка телеграмма юллап, аны яңа вазифасы белән котлады һәм Россия урманнары хакына уңышлы хезмәтләр теләде.