БМО ЕЭКның Урманнар һәм урман тармагы комитетының күчмә утырышларын үткәрү хокукы турындагы конвенциягә кул куелудан соң үткән 46 елда беренче тапкыр бу чара Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында үткәреләчәк.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында узган эш киңәшмәсендә БМО Европа экономика комиссиясенең Урманнар һәм урман тармагы комитетының Казанда 18-21 ноябрьдә узачак сессиясе утырышларын, шул исәптән Саба урманчылыгына баруны беркетмәләү һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Беренчел теркәү белешмәләре буенча, сессиягә дөньяның төрле илләрендәге урманчылык берләшмәләреннән 200ләп катнашучы килергә тиеш.