Мәктәп балаларына, урта махсус уку йортларының чыгарылыш курсы студентларына белешмәләр бирү өчен үткәрелә торган Ачык ишекләр көнендә 2015 елда КДАУга кабул итү үзенчәлекләре аңлатылачак. Факультет деканнары һәм институт директорлары булачак студентлар өйрәнәчәк белгечлек һәм дисциплиналар белән таныштырачаклар, теләүчеләр өчен вузга керү экзаменнары буенча консультацияләр оештырылачак.