10 дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәре, 2 ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре, барысы 12 кеше, “Аеруча саклаулы табигать территорияләре: дәүләти экологик күзәтчелекнең теориясе һәм практикасы” дигән тема буенча һөнәри осталыкны күтәрү шөгыльләрен үтте.
Шөгыльләр вебинар формасында узды һәм аеруча саклаулы территорияләрне хокукый җайга салуга бәйле мөһим мәсьәләләргә кагылышлы булды. Аларда катнашучыларга аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә суд практикасы, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүнең тәртибе турында мөһим мәгълүмәт бирелде, табигать саклау законнары бозылганда тутырыла торган документлар, аларны тутыру, салынган зыянны исәпләү тәртибе, шулай ук Татарстанның Кызыл китабын алып бару мәсьәләләре аңлатылды.