Урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров БМО ЕЭКның Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72 сессиясен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Рослесхозның утырышлар залында РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик рәислегендә Казанда БМОның Европа экономик комиссиясенең яшел саммитын үткәрүне оештыру тикшерелде.

Алмас Назыйров анда Комитетның 72нче сессиясен үткәрүгә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының ничек әзерләнүе: күргәзмә экспозициясен төзү, очрашуны оештыру һәм катнашучыларны озату, хокук тәртибен тәэмин итү, медицина хезмәтләре күрсәтү, чараны федераль һәм региональ хәбәр чараларында яктырту турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International