Чыршы аукционнары башланды

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре өчен Татарстан урманчылары аукционга барлыгы 292 252 сумлык 18 010 чыршы һәм нарат агачы, 58 тонна ылыслы ботак чыгарды. Алар барысы диярлек урман питомникларының махсус плантацияләрендә үстерелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге белешмәләре буенча, сәүдәләрдә 29 урманчылык катнашкан. Алабуга һәм Кама урманчылыклары яшел продукцияләрен (1 меңләп агачны) 25 ноябрьдә тәкъдим итәчәк. Аукционнар нәтиҗәләре буенча тере агачлар әзерләү һәм сату декабрьдә, “Чыршы” операциясе барышында дәүләти урман инспекторларының ныклы контроле астында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International