Акцияне үткәрү чорында, 2014 елның 14 апреленнән 14 июненә һәм 1 сентябреннән 1 ноябренә кадәр 4513.6 кубометр каты көнкүреш калдыгы һ.б. калдыклар җыеп чыгарылган, бу эштә 11.48 меңнән артык кеше катнашкан, хезмәттәшлеккә 358 предприятие, 854 урман фонды арендаторы, 80 бакчачылык ширкәте һәм кооперативы җәлеп ителгән. Трассалар буенда беседкалар корылган, 156 чишмә чистартылган һәм төзекләнгән. Автомобиль юллары буеннан 1101 кубометр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынган.