Тәбриктә болай диелә:
“Сезне Татарстан Республикасы башкаласы Казанда тәбрикләүгә шатмын. “Урман саммиты” беренче тапкыр Россиядә үткәрелә. Һәм без аны кабул итү хокукының Татарстанга бирелүе белән горурланабыз.
Урман – бәяләп беткесез байлык, шатлык һәм саулык чыганагы ул. Аны бәрәкәтле куллану, саклау һәм үстерү – һәркемнең бурычы.
Татарстан Республикасы өчен урманнарның сакланышы бигрәк тә көнүзәк мәсьәлә булып тора, чөнки аның экономик структурасында нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзү өстенлек итә. Һәм без, проблеманың мөһимлеген аңлап, урман һәм агач эшкәртү индустриясен актив рәвештә инвестициялибез. Бүген Татарстанның урман хуҗалыгы заманчалаша: Европада иң эре булган Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды, урманнарны янгыннан саклау өчен 3нче типтагы янгын-химия станцияләре булдырылды, яңа урман мәйданнары нигезләнде, агач әзерләү эшләре сортимент технологиясе буенча башкарыла.
БМОның Европа экономик комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитеты утырышының Казанда үткәрелүен без республика хөкүмәтенең урманчылык тармагы алдындагы яңа йөкләмәләренең бер өлеше дип саныйбыз.
Бу урман форумы анда катнашучы күпләр өчен яңа, кызыклы проектлар төзү һәм эшкә ашыру, озайлы һәм үзара отышлы хезмәттәшлек буенча башлангыч нокта булыр, ә аның йомгаклау тәкъдимнәре гамәлдә кулланыш табар дип ышанам.
Нәтиҗәле бәхәсләр һәм уңышлы эшләр телим!”