(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.
ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда катнашучылар Татарстанда урманчылык тармагын үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр. Иван Валентикның әйтүенчә, Татарстан Россиянең бу юнәлештә иң нык үскән төбәкләренең берсе булып тора: монда алдынгы орлыкчылык комплексы эшли, һәм ул Россиянең башка субъектлары өчен дә үрнәк булырлык.
Иван Валентик шулай ук Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Илдар Халиковка Казанда БМОның Европа экономик комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының бүген ачылган 72нче сессиясен оештырган өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.