ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров Татарстан Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Утырышның көн тәртибенә кырыктан артык мәсьәлә кертелгән иде. Министр исә “Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турындагы” Татарстан Республикасы законының 3 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы” № 17‑5 законы проекты турында” дигән темага чыгыш ясады. ТР Законын федераль закон белән яраштыру өчен законнарда кулланылган терминология унификацияләнә, ТР башкарма хакимият органының урманнарны куллану, саклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге вәкаләтләре киңәйтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International