Ноябрь аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Яңа елга чыршылар, наратлар һәм ылыслы ботаклар әзерләү хокукына аукцион үткәргән иде. Базарларга барлыгы 300 мең сумлык 19010 чыршы һәм нарат, 58 тонна ылыслы ботак китереләчәк. Бу күләм Яңа елда республика халкына тере агач я ылыслы шәлкем сатып алырга җитәрлек. Барлык Яңа ел агачлары диярлек “Урман” дәүләти бюджет идарәсе питомникларының махсус плантацияләрендә үстерелгән.
Аукцион нәтиҗәләре буенча тере агачлар әзерләү, аларны сату һәм базарларга китерү декабрь уртасыннан башлап, дәүләти урман инспекторларының һәм МВД хезмәткәрләренең кырыс контроле астында, “Чыршы” операциясе кысаларында башкарылачак.