ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы “Җиңү урманы” проектына булыша

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, Министрлык 2015 елның 25 апрелендә “Җиңү урманы” акциясе үткәрергә, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында яңа урманнар нигезләргә тәкъдим итә.

“Җиңү урманы” Бөек Ватан сугышында фашизм белән көрәштә һәлак булганнарның ис­тә­леген саклауга, сугыш ветераннары турында кайгыртуга, гражданлык җәмгыятен берләште­рүгә, патриотизм пропагандалауга һәм урманнарны күпләп яңадан торгызуга юнәлтелгән проект булып тора.

Республиканың һәр районында диярлек Министрлыкка караган оешмалар бар, һәм юби­лейлы агач утырту өчен кишәрлекләр сайлау, аны оештыру эшен шулар башкарачак. Бөтен эш­ләрне, шул исәптән “Җиңү урманы” өчен утырту материалы бирүне Министрлык бушлай тәэмин итә.

Акция барышында тулаем Россия Федерациясендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган­нарның рәсми санына күрә, 27 миллион агач утырту күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International