Акциянең башы, халык календаре буенча, кышлаучы кошлар якчысы Зиновий Синичкин көненә туры китерелде. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКИ белгечләре урманга Иж-Бубый һәм Красный Бор мәктәпләрендә укучыларны чакырып, аларны Әгерҗе районында кышларга калучы кошлар белән таныштырдылар. “Чикләвек” ял зонасында кошлар өчен алдан әзерләнгән җимлекләр эленде, аларга җим салынды. Балалар һәм урманчылар кошларны бөтен кыш дәверендә ашатып торачак.