Тубырчык җыю һәм арытаба эшкәртү – урман хуҗалыгы эшчәннәренең кышкы чордагы төп бурычларының берсе

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Орлыкка булган еллык хаҗәтләр, республиканың иминият фондында алдагы елларга орлык хәзинәсе булдыру өчен 1290 килограмм ылыслы агач орлыгы әзерләргә кирәк. Бүгенгәчә 574 кг әзерләнгән.

Хәзерге вакытта “Урман” ДБИ предприятиеләрендә 29.5 тонна гади нарат тубырчыгы һәм 5.4 тонна европа чыршысы тубырчыгы җыелган һәм үзләренең тубырчык киптергечләрендә киптерелә. Җыелган орлыкның 420 кг.ы урман үсемлекләренең республика иминият фондын төзүгә, калган өлеше Урман селекция-орлыкчылык үзәге теплицаларында һәм “Урман” ДБИ питомникларында чәчүгә китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International