Комиссиянең көн тәртибенә Татарстанда биологик төрлелекне саклау буенча барлыгы алты мәсьәлә куелган иде. Аерым алганда, сүз көрән аю, кайбер умырткасызлар популяцияләренең торышы, Россия Федерациясе субъектларында Кызыл китапны алып баруның заманча яңа алымнары турында барды.
Министрлыкның бу өлкәдә узган чорда башкарган эшләре турында кыскача хисап белән министрның беренче урынбасары Х.Г.Мусин чыгыш ясады.
Шулай ук Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе, ТР ФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре Ю.И.Павлов, Д.И.Иванов, Т.В.Рогова, Н.В.Шулаев чыгышлары тыңланды.