Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, биология укытучысы Галина Алексеевна Васильева, урманчылар белән бергә, Әгерҗе районында кышлаучы кошлар турында кызыклы һәм мавыктыргыч материал, кошлар турында сәхнә тамашалары, күңелле викториналар, табышмаклар әзерләгән иде. Кече класс балаларына кышның кошлар өчен иң авыр чор булуы, аларның ачлыктан һәм суыктан интегүе, ул кошларга кешенең ничек ярдәм итә алуы турында сөйләделәр. “Без барыбыз да канатлы дусларыбызга булышырга тиешбез. Аларга күп кирәкми – бераз бөртек, ипи бирсәң дә җитә. Ә тук тәнгә суык үтми”, – диде, мәсәлән, уз чыгышында урманчылык остасы Татьяна Егорова.
Иң актив балаларга “Әгерҗе урманчылыгы”ның мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре бирелде. Бәйрәм мәктәп ишегалдында дәвам итте, анда балалар агач ботакларына җимлекләр элеп, кошлар өчен азык салдылар.