Мәскәүдә БДБ Экономик советының (БДБ Башкарма комитетының) Экономик мәсьәләләр комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Казахстанның Комиссиядәге вәкаләтле вәкиле Олег Песков алып барган утырышта Берлек дәүләтләренең вәкаләтле вәкилләре, шулай ук БДБның тармак-ара хезмәттәшлек органнары хезмәткәрләре, шул исәптән Башкарма комитет рәисе – БДБның башкарма секретаре Анатолий Дронь катнашты.

Комиссия әгъзалары Берлек дәүләтләрендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышын, БДБ илләренең урман хуҗалыгы һәм индустриясе өлкәсендә 2025 елга кадәрге төп хезмәттәшлек юнәлешләре проектын тикшерделәр. Ул мәсьәлә буенча доклад белән “ВНИИЛМ” ФБИ директоры урынбасары Б.М.Большаков чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International