ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров Калуга өлкәсе урман хуҗалыгы министры Владимир Макаркин белән очрашты

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Министр А.А.Назыйров Калуга өлкәсе урман белгечләре делегациясенә республика урман хуҗалыгының торышы, узып баручы ел йомгаклары турында сөйләде, аларны Министрлыкның структурасы белән таныштырды.

Үз җавабында В.В.Макаркин Калуга өлкәсе Министрлыгының дүрт ел элек кенә оештырылуын әйтте, үзенең, нәселле урманчы буларак, күптәннән инде урман хуҗалыгы традицияләре яхшы сакланган Татарстанда булып кайтырга теләгәнен әйтте. Аңа монда бигрәк тә заманча проектлар иңдерелү, шул исәптән “Костамону Интегре Вуд Индастри” агач эшкәртү заводы ошый икән. Ул Төркия предприятиесе якын киләчәктә Калугада да бер завод төзергә җыена ди.

Очрашу азагында ике тармак җитәкчеләре урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International