Татарстан Республикасы Президентының “2015 елны Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турындагы” 4.09.2014 ел № УП‑837 боерыгына ярашлы рәвештә ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына Елның логотибын әзерләү йөкләнгән иде.
ТР урман хуҗалыгы министры А.Назыйров боерыгы белән расланган логотипта яфраклы токымлы агач астында урнашкан гаилә сүрәтләнгән, бу кешенең табигать саклавында булуын, әйләнә-тирәлек белән ярашлылыкны, үсеш перспективасын гәүдәләндерә. Логотипның колоритында Татарстан Республикасы флагы төсләре кулланылган.
Парклар һәм скверлар елы җәмгыять игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү, кеше тормышы өчен кулай шартлар булдыру проблемаларына юнәлтергә тиеш.