12 айга – 12 вакыйга. Бөтенроссия күзәтүендә республикабызның урман хуҗалыгы өч тапкыр искә алынган. Берсе – май аенда агач утырту, анда Кемерово өлкәсе, Белгород өлкәсе һәм Татарстан иң алдынгы булган. Сентябрьдә исә юниорларның халыкара “Үсенте” урман конкурсында гран-прины Урман хуҗалыгы урта мәктәбен бетергән Марат Зәйнуллин яулаган. Ноябрь аенда Казанда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясенең (БМОның ЕЭК) Урманнар һәм урман тармагы комитетының 72нче сессиясе уздырылган, ул чара Комитет тарихында беренче күчмә утырыш булган. Анда 35 илдән 167 эксперт катнашкан, алар Саба урманчылыгында да булып киткәннәр.