ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров “Урман дозоры” мәктәп урманчылыгы вәкилләре белән очрашты

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

2002 елда Шәһәр яны урман хуҗалыгын җитәкләгән Харис Мусин оештырган “Урман дозоры” мәктәп урман хуҗалыгы башлыча Казан мәктәпләренең 6-8 класс укучыларыннан тора. Аның шөгыльләре программасында, хәзер “Шәһәр яны урман хуҗалыгы” ДКИ җитәкче-урманчысы Илнур Кашафиев һәм урманчылыкта, питомникта эшләүче белгечләр үткәрә торган тикшеренүләрдә һәм гамәли шөгыльләрдә шәһәр үзенчәлекләре, экологиягә һәм яшеллеккә шәһәр йогынтысы исәпкә алына. Үз эшчәнлеге чорында мәктәп урманчылыгы күп кенә республика, төбәк һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчелерне тәрбияләп үстерде, аларның байтагы соңыннан урманчы я эколог һөнәрләрен сайлады.

“Урман дозоры” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр министр Алмас Назыйровны үзләренең быелгы эш йомгаклары белән таныштырдылар, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, аңа үзләре ясаган эшләнмәләрне бүләк иттеләр. Министр, үз чиратында, балаларга укуда уңышлар, мәктәп урманчылыгында яңа кызыклы эшләр теләде, аларның киләчәккә планнары белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International