Балалар приютын аю саклаячак

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Яңа ел алдыннан “Әгерҗе урманчылыгы” ДКИның Красный Бор участок урманчылыгы белгечләре Илдус Мөдәрисов һәм Виталий Коробейников агачтан аю сыны ясап, аны балалар приютының тәрәзә астына урнаштырдылар. Аю – урман сакчысы, көч һәм кыюлыкны гәүдәләндерә.

Красный Бор участок урманчылыгы белгечләре балалар приютына ел буе шефлык иттеләр, анда еш кунак булдылар, урман, анда яшәгән хайваннар һәм кошлар турында әңгәмәләр үткәрделәр. “Кышын кошлар ашат” акциясендә катнашып, балалар белән бергә урман сукмаклары буенда җимлекләр элделәр, аларга җим салып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International