Россия Федерациясе Урман кодексының 50.4 статьясының 1, 2 бүлекләренә ярашлы рәвештә теләсә нинди транспорт төре белән агач ташу озату документы булганда башкарыла. Озату документын агачның иясе булган юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр тутыра.
2015 елның 1 январеннан урман законнарында каралган тәртиптә озату документларын тутырмыйча агач ташу вазифалы затларга 30-50 мең сум административ штраф салуга, агачны һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләүгә, яисә аннан башка; юридик затларга агачны һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләү белән бергә 500-700 мең сум административ штраф салуга китерә (Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 8.28.1 статьясының 5 өлеше).