Урманчылар яңадан торгызган храмнарда Нардуган гыйбадәтләре

2015 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2013 елның ноябрендә, аңлы рәвештә яндырулар нәтиҗәсендә, республика районнарында берничә православие гыйбадәтханәсе зыянлаган иде.

Татарстан Президенты каршындагы Милләт-ара һәм конфессия-ара мөнәсәбәтләр советы утырышы беркетмәсен үтәү йөзеннән, яндыручылар кулыннан зыянлаган храм һәм чиркәүләр Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан 2014 елда тулысынча торгызылды.

Нардуган гыйбадәтләре Әлмәт урманчылыгы һәм “Әлмәт урманы” ДБИ эшчәннәре Яңа Чишмә районы Ленино авылында яңадан торгызган Олы газаплы Дмитрий Солунский храмында, Кама урманчылыгы һәм “Кама урманы” ДБИ эшчәннәре торгызган Албай авылы чиркәвендә, Кызыл Йолдыз урманчылыгы һәм “Кызыл Йолдыз урманы” ДБИ эшчәннәре Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында торгызган Терек Өчлек храмында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International