Рослесхозның пресс-службасы хәбәр иткәнчә, 2015 елның 6 январенда Россия Федерациясе Хөкүмәте “Агач белән алыш-биреш декларациясен бирү кагыйдәләрен раслау турындагы” 11нче карарны кабул иткән. Карар РФ Урман кодексына 28.12.2013 № 415 Федераль законы белән кертелгән төзәтмәләргә ярашлы рәвештә әзерләнгән.
Карар агач белән алыш-биреш турында декларация бирү тәртибен билгели һәм декларациянең формасын раслый.
Кертелүче кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, агач белән алыш-биреш итүче, шул исәптән Россия Федерациясенә кертү һәм аннан чыгару максатында алыш-биреш итүче юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр агачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-биреш итүнең автоматлаштырылган бердәм дәүләти информация системасы операторына агач белән алыш-биреш итү турында электрон документ формасында, тулай кулланыштагы информация-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән “Интернет” информация-телекоммуникация челтәрен, шул исәптән дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталын кулланып электрон рәвештә имзаланган декларация бирәләр.
Агач белән алыш-биреш турында декларация агачны атказу, шул исәптән Россия Федерациясеннән чыгару турында килешү төзелү, үзгәртелү я туктатылу көненнән соң 5 эш көне эчендә, ләкин агачны озату көненнән бер көнгә дә соңармыйча бирелә.
Агач белән алыш-биреш декларациясен анда катнашучы ике як та һәр алыш-биреш буенча бирә.
Алыш-бирештә катнашучылар шулай ук ай саен Агачны һәм аның белән алыш-биреш итүләрне исәпкә алуның бердәм дәүләти автоматлаштырылган белешмәләр системасына (ЕГАИС) иялек хокуклары алыш-бирештә катнашучы берәүдән икенчегә күчкән фактик сортимент күләмнәре турында белешмә бирәләр.
Карар 2015 елның 1 июленнән үз көченә керә.