Бу көндә барлык мәктәп урманчылыкларында “Кошларны ашатыгыз!” акциясе уздырылды. Хезмәт дәресләрендә йөзләрчә сыерчык оясы һәм җимлек ясалды, аларны балалар мәктәп яны бакчаларына, балалар бакчалары территорияләренә, юл буе агачлыкларына, урманчылар белән бергә урман яланнарына элеп чыктылар.
Россиядә бу көн язучы Евгений Носовның туган көнендә үткәрелә. Ул үзенең дусты А.Яшинның “Кышын кошлар ашатыгыз!” шигырен укып, көз саен кош җимлекләре элә, шәһәрдәшләрен дә шул эшкә җәлеп итү өчен шигырь язылган листовкалар ябештерә торган булган. Ул шигырьдә: “Кышын кошлар ашатыгыз, төрле яклардан ишек төпләрегезгә канатлы дусларыгыз кайтып җыелсын” дигән сүзләр бар.