Министрлыкта яңа урманнарга нигез салырга карар ителде. Күмәк Урман утырту көннәре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, сугыш ветераннарының истәлеген саклауга булышачак. Истәлек аллеяларын һәм скверларын нигезләү былтыр көздән үк башланган иде.
Әлегәчә муниципаль берәмлекләрдән белешмәләр җыелып анализланды, алардан күренгәнчә, 2015 елда Җиңү урманнарында 400 мең үсенте утыртылырга тиеш. Министрлык патриотик акциядә катнашырга теләүчеләрнең барысын да югары сыйфатлы утырту материалы белән тәэмин итәргә әзер.