“Кичкетаң” тыюлыгы инспекторлары Әгерҗе районы Кичкетаң авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасында җимлекләр ясау дәресе үткәрде

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Тыюлык белгечләре бакча балаларына кышкы суыкларда кошларның кеше яшәгән урыннарга якынрак җыелуы, бу вакытта алар өчен җимлекләр эләргә кирәклеге турында сөйләде. Шуннан соң балалар, олылар белән бергә җимлекләр ясап, аларны бакча ишегалдына чыгарып элделәр.

Азакта инспекторлар балаларга кошларны нинди көннәрдә ничек ашатырга кирәклеген, гел ашатып торсаң киләсе язда кошларның күбрәк булачагын, ә аларның агачларны зарарлы бөҗәкләрдән саклаячагын аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International