Дәүләти табигать тыюлыклары һәм һәйкәлләре территорияләрендә ТР МК билгеләгән аеруча саклау режимын үтәүне 45 инспектор күзәтә

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Моның өчен инспекторлык хезмәтендә 51 транспорт чарасы, шул исәптән 22 автомашина, 9 моторлы көймә, 2 катер, 18 снегоход бар. Татарстан дәүләти табигать тыюлыклары инспекторлары 2014 елда уз бурычларын үтәгәндә 2122 рейд үткәрде, шул вакытта табигать саклау законнарын бозуның 745 очрагы ачыкланды. Шул фактлар буенча 669 беркетмә, шул исәптән административ хокук бозу турында 535 беркетмә һәм табигатьтән законсыз файдалану коралларын йолып алу турында 134 беркетмә төзелде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International