Урман үстерү һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (ВНИИЛМ) галимнәре бөҗәкләр белән көрәшнең яңа биологик алымнарын эксперименталь әзерләүне дәвам итәчәк

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Шундый әзерләүләрнең берсе Һиндстаннан китерелгән дөньяда иң зур күбәләкне – Тутыйкүзне лаборатор шартларда үрчетү белән бәйле. Методика уңышлы гына түгел, күркәм дә булып чыкты: институт лабораторияләрендә әледән-әле, кешеләрдән курыкмыйча, “коңгырт күзле” бик зур тутыйкүзләр оча, кулга да куна. Методның авторлары һәм эшләүчеләре – ВНИИЛМ Урманнарны биологик яклау алымнары лабораториясе җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Юлия Сергеева һәм лабораториянең фәнни хезмәткәре Андрей Загоринский хәбәр чаралары вәкилләре өчен махсус акция үткәрде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International