“Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2014 елдагы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары” киңәйтелгән коллегия утырышы

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Коллегия эшендә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары М.Клинов, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары А.Песошин, Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесенең ИФО буенча урынбасары Н.Кузьмин, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары советы рәисе М.Шакиров, ТР АП, ТР МК, министрлыклар һәм тармаклар, территориаль һәм федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары, коллегия әгъзалары, хәбәр чаралары вәкилләре, Министрлыкның структур тармаклары башлыклары, тармак оешмаларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты. Үзенең хисап докладында министр А.Назыйров урман хуҗалыгының төп еллык йомгакларына тукталды. 2014 елда урман торгызу чаралары 2576 гектар мәйданда үткәрелгән. Барлык урман культура-хуҗалык чаралары тулы күләмдә үтәлгән. 1517 кг ылыслы һәм 1485 кг яфраклы токым орлыклары, 78 т имән чикләвеге әзерләнгән. 2314 га мәйданда урман утыртылган. 55 базислы урман питомнигында 30 млн стандарт утырту материалы, 174 меңнән артык җиләк-җимеш һәм декоратив культура үстерелгән. Урманнарны саклауның төп бурычы – янгыннарны булдырмау. Татарстанда дүрт ел рәттән урман янгыннарына юл куелмаган. Федераль дәүләти урман сагы һәм янгын күзәт- челеге белән 658 дәүләти урман инспекторы шөгыльләнә. Табигать тыюлыкларының инс- пекторлык службалары 2014 елда 2122 рейд үткәреп, 669 беркетмә төзегән. 570 карар чы- гарылган, тулаем 1156 мең сумлык штраф салынган, шуларның 688 мең сумы түләтелгән. Чыршы, каен һәм усакларның күпләп коруы – РФның Европа өлеше урманнарында иң кискен проблема. 2014 елда зарарлы организмнар (парсыз ефәкче һәм нарат көясе) учакларын локальләштерү һәм бетерү буенча тулаем 25319 га мәйданда эш башкарылган. “Кастамону Интегре” заводына 344 мең кубометр агач ташылган. А.Ә.Назыйров: кадрлар политикасына министрлык элеккечә үк өстенлек бирә, дип ассызыклады. 2015 елда планлы урман торгызу һәм агач әзерләү эшләре, Парклар һәм скверлар елын үткәрү күздә тотыла. Антикризис чаралары буларак алда халык хаҗәтләре өчен товарлар җитештерүне яңарту, түбән сортлы һәм вак товарлы агачны эшкәртү цехларын эшкә кушу тора. Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Р.Газизов үз чыгышында Татарстанны кишәрлекләрне арендага бирмичә, хезмәтне кварталлап оештырып интенсив-сайланма кисүләрне гамәлгә кертү буенча пилот регионы дип карарга киңәш итте. Шәһәр яны урманчылыгының участок урманчысы Н.Гыйбадуллин зур рекреацион йөкләнеш кичерүче Казан яны урманнары проблемаларын бәян итте: “Урман кишәрлекләрен кулланышка тапшыруны тыярга, саклау урманнарын, урман-паркларны сату-алуны чикләргә кирәк дип саныйм. Нәкъ менә шул кишәрлекләрдә бөтен урман системасына тискәре йогынты ясала”, – дип белдерде.2 Россия урман хуҗалыгын үстерүнең милли программасы турыда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары М.Клинов сөйләде. Азакта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары А.Песошкин: Хөкүмәт арытаба да урман хуҗалыгына, табигать тыюлыкларына ярдәм итәчәк, дип белдерде, Рослесхоз ярдәме белән, республика финансларын да җәлеп итеп, “Россия имәнлекләре” фәнни- җитештерү үзәге проекты тормышка ашырылыр, дип ышандырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International