ТР Президенты указы белән урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасының атказанган урманчысы» Мактаулы дәрәҗәсе һәм күкрәк билгесе бирелде

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Татарстанның Атказанган урманчысы исеме Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтының “Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе” филиалының фәнни хезмәткәре Шамил Исмәгыйлевкә, “Лениногорск урманчылыгы” дәүләти казна оешмасының җитәкче-урманчысы урынбасары Ралиф Ибраһимовка, “Алабуга урманы” дәүләти бюджет оешмасы питомнигы мастеры Константин Парамоновка бирелде.

Аларга бүләкләрне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошкин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International