ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы дәүләти контроль һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Илдус Мәгыйзовны юбилее белән котлады

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Илдус Мөнир улы Мәгыйзов һөнәри белемне Лубян урманчылык техникумында һәм Мари политехник институтында алган. Республиканың урман хуҗалыгында кырык елдан артык эшләгән. 14 ел Биләр урман хуҗалыгы директоры булып торган. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырылгач дәүләти контроль һәм күзәтчелек бүлеген җитәк­ләгән. Югары һөнәр иясе И.Мәгыйзов күп тапкырлар һөнәри бүләкләргә лаек булган.

И.Мәгыйзовны бөтен коллектив исеменнән юбилее белән министрның беренче урынбасары Х.Мусин котлады һәм аңа Министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International