«Россия аллеясы» акциясенең беренче этабы йомгаклары буенча Татарстан символы итеп вак яфраклы юкә сайланды

2015 елның 6 феврале, җомга

“Россия аллеясы” акциясенең рәсми сайтында Татарстанның яшел символы булырдай үсемлек өчен он-лайн тавыш бирү үткәрелде. Акциянең беренче этабы йомгаклары буенча, тавыш бирүчеләрнең 40%ы төбәккә хас булган агач һәм үсемлекләр арасыннан вак яфраклы юкәне сайлаган.

Акция нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә, Севастопольдә һәм Владивостокта “Россия аллеясы” табигый-патриотик парк зоналары нигезләнеп, аларда Татарстанның да мини-бакчасы урнаштырылачак.

Табигать бакчасын нигезләү өчен төп урман токымнарының сыйфатлы утырту материалы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы питомникларыннан биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International