Түбән Новгородта «РФ Идел буе ФО субъектларының урман мөнәсәбәт¬ләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне үтәвенең нәтиҗәлелеге: 2014 ел йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар» дигән күчмә киңәшмә үткәрелә

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Киңәшмәдә Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе И.В.Валентик рәислек итәчәк. Аның эшендә Идел буе федераль округы субъектларының урман хуҗалыгына күзәтчелек итүче вице-губернаторлары (губернатор урынбасарлары), Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре буенча вәкаләтле башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты, Россия МЧСы, Россия генпрокуратурасы, “Авиалесохрана”, “Рослесинфорг”, “Рослесозащита”, урман хуҗалыгы өлкәсендә белем бирү оешмалары вәкилләре катнашачак.

Киңәшмә кысаларында Идел буе федераль округының региональ башкарма хакимият органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшчәнлегенә йомгак ясалачак, 2015 елга бурычлар каралачак, шулай ук урманнарны янгыннан саклау, урман торгызу чаралары үткәрү кебек көнүзәк проблемалар тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International