Әгерҗе шәһәрендә Сочи олимпиадасының еллыгына багышланган Сәламәтлек көне үткәрелде. Анда “Әгерҗе урманчылыгы” командасы да катнашып, “сәламәтлек сукмагы”ның 800 м.га каршылыклар аша йөгерү, бер потлы герне 100әр тапкыр күтәрү, кулда күтәрелү, бау тартышу, аратада күтәрелү, хәттә киезката ыргыту кебек барлык сынауларын үтте. Ярышлар күмәк чаңгы старты белән төгәлләнде.